Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Игелекле Яңа ел әкияте

27 декабрьдә РМЙда 300 сәләтле бала өчен район башлыгы чыршысы узды

Болар - уку отличниклары, төрле мәктәп олимпиадаларында, иҗади фестивальләрдә һәм конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, волонтерлар, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар һәм мобилизацияләнүчеләрнең  балалары.

РМЙ фойесында хәйрия күргәзмәсе - сатулар оештырылды, сатудан кергән акчалар СВО зонасындагы якташларыбызга - ярдәм фондына китәчәк. Күргәзмәдә символик бәягә укучыларның әти-әниләре әзерләгән яңа пешкән кондитер һәм  иттән әзерләнгән ризыклар (торт, пицца, печенье, пирожное, чебуреки һ.б.), кулдан бәйләгән оекбашлар, үзенчәлекле сувенирлар (рамкага куелган картиналар, тәлинкәләр һ.б.) сатып алырга мөмкин иде. Күргәзмәнең хәйрия максаты турында белгәч, бәйрәм кунаклары тәмле ризыкларны да, калганнарын да бик теләп сатып алдылар.

Район мәдәният йортының тамаша залы Яңа ел костюмнарыннан киенгән балалар белән тулы иде. Буш урыннар юк иде диярлек. Чыршы бәйрәмен аны оештыручы район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде.

- Яңа ел алдыннан өлкәннәр һәм балалар чыршы янында үзләренең теләкләрен белдерәләр. Мин сезнең барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Булган авырлыклар һәм кичерешләр үткәндә калсын, бигрәк тә әтиләре сугыш зонасында булучыларның, ә аларның барысы да исән-сау әйләнеп кайтсын дип телик. Яңа 2023 ел сезгә күбрәк уңыш китерсен, ә иң мөһиме - илдә тынычлык урнашсын. Кадерле балалар, сезне якынлашып килүче 2023 ел белән!

Аннан соң Яңа Чишмә гимназиясе укучылары әзерләгән «Игелекле әкият» исемле тамаша башланды. Әкият персонажлары тамашачыларны да уеннарга җәлеп итте, алар белән аралашты. Тамашачылар алар белән бергә Кащей Бессмертный офисында, Змей Горыныч мәгарәсендә, диңгез патшалыгы төбендә, карлы урманда булдылар, көчле җилләргә каршы тордылар. Яңгырап ишетелеп торган тавыш, экрандагы видеофон һәм яшь актерларның матур уены аша син чыннан да үзеңне әкият дөньясында булгандай хис итәсең. Ә бер көн алда гимназиячеләр РИТЭК чыршысында балаларга мавыктыргыч маҗаралар тәкъдим иткән иделәр, ә хәзер менә үз чыгышлары белән башка балаларны да сөендерделәр.

Ахырда яхшылык һәрвакыттагыча өстенлек итте. Әкият бетте, ләкин бәйрәм дәвам итте. Сәхнәдә «Иң креатив Кыш бабай» дигән район конкурсына йомгак ясалды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырды. Өченче урынны Яңа Чишмә башлангыч мәктәбе - балалар бакчасыннан Хөснетдинов Кәрим алды, икенче урында - Яңа Чишмә урта мәктәбе, ә беренче урынны Шахмай мәктәбе алды. Җиңүчеләрнең видеороликларын әлеге мәктәпләрнең сайтларыннан карарга мөмкин.

Бәйрәм ахырында һәр чакырылган балага татлы Яңа ел бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев