Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Игенчеләрне хөрмәтләп

19 августта Чертуш АМЙның «Хатирә» фольклор коллективында катнашучылар һәм үзешчән артистлар - Хәйруллина Флүзә һәм Мөхәммәдиевлар гаиләсе «Агро-Основа» ҖЧҖ игенчеләренә «Җыр һәм моң бүләк итеп» дигән концерт программасын тәкъдим иткәннәр.

Агитбригада чыгышы - кыр эшчеләренә авыр, әмма бик мөһим хезмәтләре, фидакарьлекләре, комбайнчыларга, шоферларга, аш-су осталарына рәхмәт йөзеннән оештырыла.

Төшке аш вакытында механизаторлар үзешчән артистларның чыгышын шатланып каршы алганнар. Игенчеләр хөрмәтенә туган як һәм үз хезмәтләре белән аны данлаган кешеләр турында матур җырлар һәм шигырьләр яңгыраган. Аграрийларга рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр, сәламәтлек һәм уңыш җыюда уңышлар теләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев