«Игътибар-балалар!»
Республика юлларында 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр оператив-профилактик чара узачак.
2021 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 271 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 286сы имгәнгән. Узган елның шул ук чорында юл-транспорт һәлакәтләре саны 38гә, һәлак булучылар саны – 6га арткан.
Пассажир балалар катнашында юл травматизмы мәсьәләсе аеруча кискен тора. Балаларны ташу кагыйдәләрен бозу - 10 ЮТҺ, 3 бала һәлак булган һәм 8 кеше җәрәхәтләнгән. Балалар катнашында 123 ЮТҺ, 126 бала яраланган. Велосипедчы балалар катнашында 34 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, 34 бала имгәнгән.
Балаларда юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, балаларның һәм яшүсмерләрнең юлларда үз-үзен тотышы күнекмәләрен торгызу максатыннан 2021 елның 23 августыннан 5 сентябренә кадәр «Игътибар-балалар!» оператив-профилактик чара үтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев