Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Җиһазландырылмаган урыннарда су коену тыела

Җәй — ял итү өчен искиткеч чор. Эссе көннәрдә елгалар янында ял итәргә, су коенырга телисең. Ләкин контрольсез һәм тиешенчә оештырылмаган коену җитди куркыныч тудыра.

Быел Татарстанда 15 кеше батып үлгән, алар арасында балалар да бар. Су хәтта олылар өчен дә куркыныч, балалар өчен икеләтә.

Безнең район халкы районның барлык торак пунктларында диярлек плотиналарда һәм буаларда су коена. Судагы фаҗигаләр булмасын өчен, иң гади кагыйдәләрне белергә кирәк. Еш кына исерек хәлдә су коену, көзән җыеру, тән суыну, биеклектән сикерүләр, балаларга күз-колак булмау да фаҗигага китерә.

Реклама

Авыл җирлекләре башлыкларына җиһазландырылмаган урыннарда су коенуны тыю турындагы таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә, су коенуны тыю турында мәгълүмати такталар, буа һәм плотина ярларында кисәтү аншлаглары урнаштырырга, бу темага халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев