Реклама
Район яңалыклары
Ике авыл җирлеге башлыгы сайланган
Шахмай һәм Чабаксар авыл җирлекләрендә авыл Советлары утырышлары узган, анда оештыру мәсьәләләре каралган.
Җирле депутатлар җирлек башлыкларын сайлаганнар. Тавыш бирү нәтиҗәсендә Шахмай АҖдә Наилә Илалова, Чабаксар АҖдә Марина Гурьяновалар җирлек башлыгы итеп сайланганнар. Моңа кадәр алар югарыда аталган авыл җирлекләренең башкарма комитет җитәкчеләре вазыйфаларын башкарганнар.
Оештыру утырышларында район башлыгы Вячеслав Козлов һәм аның урынбасары Надежда Попкова катнашкан. Алар яңа сайланган АҖ башлыкларын вазыйфага сайланулары белән котлаганнар һәм торак пунктларда яшәүчеләр файдасына нәтиҗәле эш итүләрен теләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев