Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Ике җирлек башлыгы яңа машиналар алган

2022 елда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясалган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнгән һәм алар яңа «Лада-Нива-Тревел» автомобильләре алганнар. Ачкычларны тапшыру «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең 17 нче съезды башланыр алдыннан булган.

Съездда район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендә Яңа Чишмә районы делегациясе дә катнашкан.

Шахмай һәм Зирекле авыл җирлекләре башлыклары Ильяс Гаризов һәм Җәлил Гайфетдинов яңа машина ачкычлары алганнар. Аларны конкурста җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа автомобильләрнең үзләренә йөкләнгән бурычларны тиз арада хәл итәргә ярдәм итүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев