Икеайлык дәвам итә
Апрель аеның беренче яртысында төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында шактый эшләр башкарылган.
Бөтен җирдә карлар эреп беткән инде һәм учреждениеләр, оешмалар, авыл җирлекләре коллективлары территорияләрне чистарту эшләренә керешкән. Районда яшәүчеләрнең күбесе йорт яны участокларын җыештырганнар.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең барысына да йорт яны территорияләрен санитар чистарту тәртибе җентекләп күрсәтелгән белешмәлекләр таратылган.
Барлык учреждениеләрдә дә тирә-як территорияләрне җыештыру буенча өмәләр узган, алар алга таба да дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә буяу, агарту һәм вак ремонт эшләре башланачак.
Мәгариф учреждениеләре сыерчык оялары ясауда актив катнашканнар, шулай ук «ЭШКӘРТҮ» Эко — Марафоны кысаларында макулатура җыю бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев