Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Икеайлык дәвам итә

Авыл җирлекләрендә территорияләрне  төзекләндерү һәм чистарту буенча икеайлык барышын район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге күчмә төркем тикшерде.


Комиссия 8 авыл җирлегендә булды, төп игътибар урамнар, парклар, социаль учреждениеләр территорияләренә, юл  кырыйларына һ.б. торышына  бирелде.
Билгеләп үтелгәнчә, икеайлык барышында байтак эшләр  эшләнгән, әмма буяу, агарту һәм территорияләрне җыештыру буенча кайбер мәсьәләләр  бар әле.
Аерым алганда, райгазга район үзәгендәге һәм Акъяр авылындагы газүткәргечләрне буярга, янгын сүндерү частенә – үз территорияләрендәге торбаларны һәм коймаларны буярга, полиция бүлекчәсенә административ бина янындагы стоянкадагы коймаларны һәм койма торбаларын буярга кирәк.
Яңа Чишмә АҖ башкарма комитетына күперләр, кайбер урамнардагы юл чатлары тирәләрен җыештыру буенча эшне оештырырга, элекке ЧЭС һәм күп  фатирлы йортлар тирәсендәге территорияләрне төзекләндерергә, “Астория“ рестораны янындагы яңа парк территориясенә газон үләне утыртырга, йорт яны участоклары җыештырылмаган өчен кайбер йорт хуҗаларына  күрсәтмәләр  бирергә кирәк.
Район авыл  хуҗалыгы идарәсенә юл тирәсендәге кырларны тырмалауны, авыл хуҗалыгы оешмаларындагы мехмастерской һәм терлекчелек биналары территорияләрен төзекләндерү һәм чистартуны контрольгә алырга, кырлардан салам һәм печән калдыкларын , “Кулон“ а/ф базасында койма буйларындагы корыган үләннәрне җыештырып алырга һәм “Артемьева Л.Р.“ КФХ территориясен тотуны төгәлләргә, Тубылгы Тау авылындагы үләт базы территориясен ябуны оештырырга. Красный Октябрь, Шахмай, Акъяр, Ленино, Тубылгытау, Әдәмсә һәм Архангел АҖ башлыкларына  юл буйларындагы чүп-чарларны җыю, авыл урамнарын тигезләү, эре габаритлы калдыкларны чыгару буенча эшне оештырырга, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган барлык кешеләргә дә күрсәтмәләр бирергә. Әдәмсәдә зират коймасын ремонтларга, Ленинода автомойка янындагы тузган каралтыларны сүтәргә, Акъярда ШЭ Черняева Т.А. кафесы территориясен төзекләндерергә, Красный Октябрьдә Совет урамындагы койманы ремонтларга һәм “Шешмаойл“ ААҖ тирәсендәге урман посадкасын  чистартырга кирәк. Гомумән, территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту эшләре дәвам  итә, өйләре, урамнары, авыллары тагы да ямьлерәк булсын өчен район халкы тырыш хезмәт куярга тиеш.
Азат Мусин
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев