Авыл җирлекләрендә үткәрелә торган гражданнар җыеннарында авыл халкы хезмәт чорының балалар карау чорына алмашуы сәбәпле иминият пенсиясе күләмен яңадан исәпләү турындагы сорауны РПФ бүлеге вәкилләренә бик еш бирә.
Җавапны РПФның Яңа Чишмә бүлеге начальнигы Ольга ПОПКОВА бирә.
- Әгәр 2015 елга чаклы 1,5 яшькә чаклы бала тәрбияләү чоры пенсия күләмен исәпләгәндә хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган хатын-кызларның стажына кертелгән булса, 2015 елдан эш стажы чорларын иминиятнеке булмаган чорларга алмаштырырга һәм пенсия балларында санарга мөмкин. Яңадан исәпләүне башкарганда стаж коэффициенты кимегәнгә күрә, яңадан исәпләү нәтиҗәләре буенча кайбер пенсионерга 3 тиен, кайберсенә 5 сум, кайберәүләргә 200 сум өстәлергә мөмкин. Күп очракта мондый яңадан исәпләүне башкару бер дә максатка ярашлы түгел, чөнки ул пенсия күләменең кимүенә китерә. Игътибарны шуңа юнәлтәсебез килә, әлеге яңадан исәпләү барлык пенсионерларга да файдалы түгел, ул гражданинның пенсиясе исәпләнә торган индивидуаль расчет күрсәткечләренә бәйле.
Пенсияләре 2015 елда һәм соңрак билгеләнгән кешеләргә яңадан исәпләү турында уйлау кирәкми - аларга пенсия билгеләгәндә иң файдалы вариант сайланган. Шуны билгеләп үтү кирәк, өстәү гарантияләнмәгән, һәр очрак аерым карала. Шулай ук кемнең бер һәм ике баласы булган кешеләргә дә кабат исәпләү бик үк файдалы булмастыр. Кабат исәпләү минус белән чыккан очракта, исәпләүне туктату турында карар чыгарыла һәм пенсия күләме үзгәрешсез кала.
Кабат исәпләүгә гариза бирү срогы чикләнмәгән. Гаризаны яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә рәсмиләштерергә була. Гариза биргәндә үзегез белән паспортыгыз һәм паспорт бирү турында билгеләр белән барлык балаларыгызның да туу турындагы таныклыгы булу шарт.
Белешмә:
Пенсия фондына гражданин өчен түләнә торган иминият взнослары күчкән хезмәт чорлары иминиятнеке дип атала. Шулар белән беррәттән иминиятнеке булмаган чорлар дип аталганнары да бар - бусы инде гражданин эшләмәгәндә һәм эш бирүче аның өчен мәҗбүри иминият пенсиясенә взнослар күчермәгәндә, тик аның иминият пенсиясенә пенсия хокуклары барыбер формалаша. Иминият чорлары кебек үк иминиятнеке булмаган чорлар да стажга санала һәм алар өчен дәүләт пенсия баллары исәпли. Кайбер очракларда пенсионерга аның иминиятнеке булмаган чорларына туры китереп 2015 елга кадәр билгеләнгән иминият пенсиясен кабат исәпләү отышлыдадыр бәлки.
Шуны да исәпкә алырга кирәк, пенсияне яңадан исәпләү өчен 2015 елга чаклы пенсия билгеләнгән гражданнар гына мөрәҗәгать итә ала. 2015 елдан яңа пенсия формуласы буенча билгеләнә торган пенсияне исәпләгәндә, закон буенча иң табышлы (файдалы) вариант исәпкә алына, шуңа күрә аларны яңадан исәпләүнең кирәге юк.
Әгәр дә иминиятнеке булмаган чорлар белән туры китереп пенсияне яңадан исәпләгәндә аның күләме кими икән, яңадан исәпләү эше башкарылмый.
Хезмәт чоры балалар карау чоры белән алмашуы сәбәпле иминият пенсиясе күләмен яңадан исәпләтү өчен Яңа Чишмәдәге Клиентлар белән эшләү хезмәтенә (бүлек хокукларында) 2018 елның 1 февраленә 784 граждан мөрәҗәгать итте. Уңай нәтиҗә белән 641 яңадан исәпләү башкарылган, 45 яңадан исәпләү буенча яңадан исәпләү максатка ярашлы булмау сәбәпле тискәре карарлар чыгарылды (пенсия күләме кимү). 98 мөрәҗәгать карап тикшерелмәгән әле.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев