Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

«Иң яхшы Яңа ел чыршысы – 2024»

Район халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм атмосферасы булдыру, һәм катнашучыларны иҗат процессына җәлеп итү максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы белән район предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында «Иң яхшы Яңа ел чыршысы – 2024» I район иҗат конкурсы игълан ителгән.

Конкурска учреждение һәм предприятие тибына охшаш матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршылары тәкъдим ителә (мәсәлән, мәдәният - музыка кораллары, китаплар һ.б.). Чыршылар РМЙ каршындагы мәйданда махсус боз подставкасына урнаштырыла.

Жюри бизәлешнең оригинальлеген, эшләү техникасын, язылган табличкаларның һәм яктырту (гирляндалар белән) бизәлешенең булуын исәпкә алачак.

Конкурс җиңүчеләре грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр I урын өчен - 10 мең сум, II урын өчен – 7 мең сум һәм III урын өчен – 5 мең сум. Бүләкләү 27 декабрьдә районның Төп чыршысын ачу тантанасында үтәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев