Иң яхшы почта хезмәткәрләренә - «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясеннән бүләкләр
Язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде.
Чистай почтамты начальнигы Алексей Костин катнашында узган чираттагы киңәшмәдә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Азат Мусин иң яхшы өч хезмәткәргә бүләкләр тапшырды.
Алар арасында Екатерина почта элемтәсе бүлеге (ПЭБ) начальнигы Елена Ерашова, Чуаш Чабаксары ПЭБдә хат ташучы Гөлназ Әхмәтова һәм Ленино ПЭБдә хат ташучы Евдокия Котовалар бар.
Бүләкләр тапшырганда Азат Мусин 2023 елның 1 нче яртыеллыгына район газетасына язылу барышына кыскача анализ ясады һәм почта хезмәткәрләрен бу юнәлештә тырышыбрак эшләргә өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев