Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Иң матур бизәлгән чыршы — 2024» конкурсында җиңүчеләр билгеләнгән

Район учреждениеләре һәм оешмалары арасында үткәрелгән «Иң матур бизәлгән чыршы — 2024» I район иҗат конкурсына йомгак ясалган.

Жюри барлык тәкъдим ителгән эшләрне карап чыкканнан соң, бәяләү критерийлары буенча җиңүчеләрне билгеләгән.

Беренче урын район авыл хуҗалыгы идарәсенә бирелгән, икенче урында -Үзәкләштерелгән клуб системасы, өченче урында — район Советы һәм башкарма комитеты. Җиңүчеләр 10, 7 һәм 5 мең сумлык акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.

Жюри конкурста катнашучы барлык оешмаларга да (спорт мәктәбе, РҮХ, ҮКС, гимназия, урта мәктәп, район үзәгенең балалар бакчалары, социаль хезмәтләр) конкурста актив катнашулары өчен рәхмәт белдергән — аларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев