Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Иң мөһиме - халык иминлеге

Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең (АТК) чираттагы утырышында кешеләрнең иминлеген һәм учреждениеләрнең сакланышын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Террорчылыкка каршы
Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Узган утырыш беркетмәсен үтәү барышы турында АТК секретаре Айгөл Глазунова сөйләде. Аның барлык пунктлары, нигездә, үтәлгән.
Екатерина авыл җирлеге территориясендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлекнең торышы турында АҖ башлыгы Александр Хорьков хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләләр АҖ башкарма комитетының даими контролендә тора, ай саен хуҗасыз торакны, шулай ук чит кешеләрне яки пропискасыз яшәүчеләрне табу максатыннан торак секторын тикшерүләр үткәрелә. Бу сораулар җыелышларда һәм җыеннарда даими күтәрелә.
Милләтара мөнәсәбәтләр тыныч, конфликтлар һәм каршылыклар юк. Мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә һәм халык арасында профилактик эшләр алып барыла.
Балаларның җәйге ял итү урыннарының, шулай ук спорт һәм яшьләр объектларының террорчылыкка каршы сакланышы турында яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек начальнигы Марина Магомедова, мәдәният объектлары буенча - мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова, мәгариф объектлары буенча - мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутиналар җиткерде. Анна Бутина шулай ук БДИ, чыгарылыш кичәләре һәм мәктәп яны лагерьларында балаларның җәйге ялын куркынычсыз үткәрү мәсьәләләренә дә тукталды.
Җиңүнең 78 еллыгына, Балаларны яклау көненә һәм Сабантуйларга әзерлек һәм аларны үткәрү чорында җәмәгать иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында ЭЭМБ начальнигы Александр Митрясов хәбәр итте.
Утырыш ахырында район башлыгы май бәйрәмнәре вакытында кизү торуларны оештыру, барлык һәйкәлләрне сак астына алу кирәклеге турында аерым ассызыклады.
Район халкына шуны да искәртеп узабыз, торак пунктта шикле әйберләр, таныш булмаган һәм чит кешеләр очраса, гадәттән тыш хәлләр вакытында кичекмәстән 2-21-54 телефоны буенча ЕДДСга, 2-26-73, 01, 02 (кәрәзле телефоннан 101, 020) һәм 112 телефоны буенча ЭЭМБнең кизү тору частенә хәбәр итегез. ТР буенча Россия ЭЭМнең ышаныч телефоны: 8(843)291-20-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X