Яңа Чишмә Интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музеенда булганнар.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре - экскурсовод Галина Желткова Интернат-йортта яшәүчеләрне туган як тарихы, Яңа Чишмә районының табигый тирәлеген һәм күпьеллык үсешен чагылдыручы экспонатлар белән таныштырган, шулай ук әби-бабайлар белән мавыктыргыч викторина үткәргән.
Экскурсия ахырында социаль хезмәт алучылар экскурсоводка җентекле, мавыктыргыч экскурсия үткәргәне өчен рәхмәт белдергәннәр. Музейга бару аларда бик күп уңай эмоцияләр калдырган.
Экскурсиядә Интернат-йортта яшәүче 8 кеше катнашкан.

Нет комментариев