Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Интернат-йортта инвалидлар ункөнлегенә йомгак ясалды

Ун көн дәвамында биредә күп кенә чаралар һәм хәйрия акцияләре узды, дип хәбәр итте редакциягә Яңа Чишмә Интернат-йорт директоры Залина Лизунова.

Ункөнлек кысаларында интернат фойесында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылган.               

Шәфкать туташы Елена Черняк «Үзенчәлекле кешеләр» дигән лекция үткәргән, социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина тормышларында зур уңышларга ирешкән, мөмкинлекләре чикле кешеләр турында мотивацияле фильмнар һәм презентация күрсәткән. Өлкән шәфкать туташы чәчтараш хезмәтләре күрсәтеп, «Матур булыйк!» акциясе үткәргән.

Шулай ук адаптив өстәл уеннары буенча ярышлар узган.

 Бәйрәмгә волонтерлар да кушылган: Петропавел АМЙның «Сударушка» ансамбле, Яңа Чишмә РМЙның «Зажигай» һәм «Миләш» төркеме бәйрәм концерты белән чыгыш ясаган. Әлмәт районы Ямаш АМЙнан «Русичи» ансамбле, «Әти һәм кыз» дуэты махсус монда яшәүчеләр өчен концерт күрсәткәннәр.  Яңа Чишмә киносы мотивацияле фильмнар тәкъдим иткән, ә ҮКС хезмәткәрләре алар белән «Сәламәтлек сәгате» үткәргән. 

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да безнең интернат-йортта булган. Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә алар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны инвалидлар көне белән котладылар, аларның яшәү шартлары белән танышканнар.

 Интернат-йортта котлаулар һәм бүләкләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре дә булган. Алар анда яшәүчеләрне котлап, сәламәтлек һәм уңай кәеф теләп, интернат-йортка музыкаль колонка бүләк иткән.

             Шахмай, Петропавел, Яңа Чишмә авыл җирлекләре башлыклары һәм авылдашлары якташларына бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырганнар.

Ямашлылар да шулай ук үз бүләкләрен һәм күчтәнәчләрен тапшырган.

Шәхси эшмәкәрләр «Игелекле эш көннәре» акциясенә кушылып түбәндәге бүләкләрен тәкъдим иткәннәр: Галәветдинов Нияз – микроволновка һәм чәйнек, Панфилов Дмитрий – термопот, Билалов Ришат - суыткыч, Козлов Евгений – матраслары белән 2 карават, 2 тумбочка,  карават янына куела торган 2 өстәл, Калмыков Виктор – азык-төлек җыелмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев