Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җиңү көне уңаеннан ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен бүләкләгәннәр

Яңа Чишмә авыл җирлеге җитәкчесе Татьяна Маланчева Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннарына бүләкләр тараткан.

-Кызганычка каршы, район үзәгендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар калмаган, әмма тыл хезмәтчәннәре әле бар - андыйлар 9 кеше һәм сугыш ветеранының бер тол калган хатыны, - ди Татьяна Маланчева. - Аларга Рөстәм Миңнехановтан азык-төлекләр тутырылган пакетлар тапшырып котлаганда, без өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге белән кызыксындык, алар берәр нәрсәгә мохтаҗмы-юкмы дип сораштык. Алардан үтенечләр дә, шикаятьләр дә булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев