Җиңү көнен ничек билгеләп үтәчәкбез
Җиңү көненә берничә патриотик чара планлаштырылган.
6 майда мәгариф бүлеге «Форпост» үзәге белән берлектә «Мәңгелек ут» мемориалы каршындагы мәйданда мәктәп укучылары арасында строй һәм җыр смотр-конкурсы үткәрәчәк.
7 майда мәгариф бүлеге тарафыннан сәгать 16:00да патриотик велоузыш үткәрү планлаштырыла. Старт «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясеннән, финиш — «Мәңгелек ут» янында.
8 майда — 18:00 сәгатьтә Яшьләр эшләре буенча бүлек "Бердәм Россия«нең «Яшь гвардиясе» һәм «Җиңү волонтерлары» белән берлектә район үзәге урамнары буйлап традицион автоузыш оештырачак. Старт район хакимият бинасы алдындагы мәйданда.
Шул ук көнне, 8 майда, 21:00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориалы янында «Җиңү шәме» Бөтенроссия акциясе узачак.
8 һәм 9 майда РМЙ янындагы мәйданда хәрби нәфис фильмнарны урамда күрсәтүләр планлаштырыла.
9 майда 9:30 сәгатьтә ретро — техника марш-парады үтәчәк (быел «Үлемсез полк» йөреше куркынычсызлык максатыннан булмаячак).
9 майда 10:00 сәгатьтә «Мәңгелек ут» мемориалы янында бәйрәм митингы узачак. Митинг һәм әдәби-музыкаль композиция тәмамланганнан соң халык күңел ачулары булачак. Кыр кухнясы, сәүдә, эстрада мәйданчыгы, спорт чаралары һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
Җиңү көнен бәйрәм итү мәдәният һәм ял паркында дәвам итәчәк. 18:00 сәгатьтән «Живи, цвети победный Май!» фестивале башланачак. Тир эшләячәк.
Чара тематик дискотека белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев