Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Җиңү оныкчыклары: «Җиңү язын якынайткан һәркемгә...» (видео)

4 майда Яңа Чишмә ял паркында Бөек Ватан сугышы турында шигырь укучылар конкурсы булып узды.

Анда 60тан артык мәктәп укучысы һәм төрле яшьтәге өлкәннәр катнашты. Чараны Яңа Чишмә Үзәкләштерелгән китапханәләр, район клуб системасы хезмәткәрләре үткәрде.

Паркта ул чордагы кебек хәрби форма һәм пилоткалар кигән, гимнастеркалар, блузкалар, курткаларына Георгий тасмаларын беркеткән балалар җыелган иде. Җиңү көйләре яңгырады. Балалар тирән эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр, кайберләре бөтенләй чын актерлар кебек чыгыш ясадылар.

Чарада К. Симоновның «Жди меня и я вернусь»; М. Җәлилнең «Кызыл ромашка», «Сандугач һәм Чишмә», «Чулочки», Ю. Друнинаның «Зинка»; А. Усачевның «Что такое День Победы?»; С. Маршакның «Мальчик из села Поповки»; Г. Рублевның «Это было в мае на рассвете»; Д. Золотовның «Когда закончится война», А. Твардовскийның «Рассказ танкиста», А. Дементьевның «Баллада о матери» һ. б. шигырьләр тәкъдим ителде.

Иң кечкенә катнашучылар да кыска гына  шигырьләрен бик оста сөйләделәр. Өстәвенә, балаларны әти-әниләре, педагоглар һәм тамашачылар алкышлап рухландырдырып тордылар.

Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде,  аларны сәхнәдән төшүгә ҮКС директоры Светлана Мартышова тапшырды. Һәр баланы шунда ук фотога төшерделәр.

Реклама

Әлбәттә, әлеге чара балаларга патриотик тәрбия бирү ягыннан бик файдалы булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев