Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Инвалид балаларга, аларның ата-аналарына һәм опекуннарга пенсия билгеләү

2019 елның 1 апреленнән инвалид балалар өчен социаль пенсия күләме 2% ка арткан һәм 12681,09 сум тәшкил иткән.


Инвалид балага социаль пенсия МСЭ бюросы тарафыннан билгеләнгән чорга билгеләнә, ләкин 18 яшькә ирешкәнче генә. Аннары гражданин балачактан инвалид дип танылырга, шул ук вакытта инвалидлык төркеменә карап социаль пенсия күләме кимергә мөмкин. Эшкә сәләтле балачактан инвалид түләүне мөстәкыйль рәвештә алырга яки бу бурычны ышанычлы вәкилгә ышанып тапшыра ала. Балигъ булмаган һәм эшкә сәләтсез инвалидлар урынына пенсияне аларның законлы вәкилләре ала. 14 яшьтән инвалид бала үзенә билгеләнгән пенсия алырга хокуклы.
Инвалид балаларга пенсиядән тыш ай саен акчалата түләү (ЕДВ) һәм социаль хезмәтләр җыелмасы түләнә. 2019 елның 1 февраленнән ЕДВ 4,3% ка арткан һәм инвалид балалар өчен 2701,62 сум тәшкил итә. Инвалид бала яки балачактан инвалид өчен пенсия билгеләү өчен аңа хокук барлыкка килгәч үк мөрәҗәгать итәргә була. Шул ук вакытта социаль түләүне теләсә кайсы уңайлы вакытта рәсмиләштерергә була, вакытлыча чикләүләр һәм " просрочкалар» билгеләнмәгән. Пенсия мөрәҗәгать иткән айның 1 нче числосыннан билгеләнәчәк.
Пенсия медицина-социаль экспертиза буенча комиссия (МСЭ) тарафыннан билгеләнгән срогы чикләнмәгән яки инвалидлык вакытына бирелергә мөмкин. Әмма түләү билгеләнгән булса, медицина тикшерүе үткәннән соң (инвалидлык расланган очракта) яңа гариза бирергә кирәк.
18 яше тулганнан соң инвалид бала буларак пенсия түләү туктатылган 19 яшькә кадәрге балачактан инвалидка шулай ук кабаттан гариза бирергә кирәкми. Тикшерү актыннан өземтә МСЭ бюросына Пенсия фондына тапшырыла һәм түләү инвалидлык төркеме билгеләнгәннән соң автомат рәвештә билгеләнә.
Моннан тыш, инвалид баланы яки балачактан 1 төркем инвалид баланы караган ата-аналар (законлы вәкилләр) әлеге категория гражданнарны карау буенча айлык түләүләргә хокуклы. 2019 елда ул ата-аналар, уллыкка (кызлыкка) алучылар һәм опекуннар өчен – 5500 сум тәшкил итә (2019 елның 1 июленнән 10000 сумга чаклы артачак);
1200 сум — тәрбия эшен башкаручы башка затлар өчен.
Түләү башкарылсын өчен, караучы эшкә яраклы, әмма эшләмәскә тиеш (пенсионерлар яки хезмәт биржасында торучы башка затлар акча ала алмый). Балачактан 2 һәм 3 төркем өлкән инвалидны караган очракта бу пособие тиеш түгел.
Закон буенча иминият стажында, иминият пенсиясен билгеләгәндә тиешле чор башка ата-ананың иминият стажында исәпкә алынмаган очракта, эшкә яраклы зат тарафыннан инвалид баланы карау вакыты исәпкә алынырга мөмкин. Ә пенсия күләме шушы чор өчен исәпләнгән пенсия балларын исәпкә алып исәпләнә. Бер календарь елда инвалид баланы карау буенча 1,8 балл исәпләнә. 
8 яшь тулганчы балачактан инвалид тәрбияләгән, шулай ук кирәкле иминият стажына ия булган (ир-атлар өчен 20 елдан да ким булмаган, хатын-кызлар өчен 15 елдан да ким булмаган) опекун иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләп кую хокукына ия. Пенсиягә чыгу яшен киметү - һәр 1 ел һәм 6 ай өчен 1 елга, әмма гомумән алганда 5 елдан да артык түгел. Инвалид баланың (балачактан инвалид) ата-анасының берсе шулай ук пенсияне вакытыннан алда билгеләп кую хокукына ия – 50 яшендә әни (аны 8 яшь тулганчы тәрбияләгән һәм 15 елдан да ким булмаган иминият стажы булган) яки 55 яшендә әти (20 елдан да ким булмаган иминият стажы). 
Шул ук вакытта, әнисенең гомуми билгеләнгән пенсия яше тулганда, 55 яшькә җиткәч инвалид баланың әтисе вакытыннан алда пенсия рәсмиләштерә ала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев