Җирле «Беренчеләр хәрәкәте» бүлеге конференциясе
22 октябрьдә «Чишмәле» яшьләр үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсенең конференциясе булып узган. Анда Яңа Чишмә районының барлык мәктәпләреннән «Беренчеләр хәрәкәте» беренчел бүлекләре делегатлары: беренчеләр Советы рәисләре һәм кураторлары, шулай ук актив ата-аналар җыелган.
Конференция барышында җирле Совет рәисе Таңсылу Сабитова агымдагы елда башкарылган эшләр һәм киләчәккә булган планнар турында сөйләгән.
«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле Советы рәисе постына кандидатлар (Полина Полякова һәм Екатерина Буйнякова) арасында дебатлар узган. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Полина Полякова җиңү яулаган. Аны котлыйбыз һәм бу вазыйфада уңышлы эш итүен телибез! Екатерина Буйнякова «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле Советы рәисе урынбасары булган, ә Екатерина Скочкованы секретарь итеп билгеләгәннәр.
Конференциядә шулай ук җирле Советның 13 юнәлеш лидерлары да катнашкан:
1) «Мәгариф һәм белем» юнәлешендә - Поварницына Полина;
2) «Фән һәм технологияләр» - Сипатров Александр;
3) «Хезмәт, һөнәр һәм үз эшең» - Любимова Дарина;
4) «Дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр» - Петрова Александра;
5) «Мәдәният һәм сәнгать» - Гимадеева Таисия;
6) «Медиа һәм коммуникацияләр» - Александрова Ксения;
7) «Сәламәт яшәү рәвеше» - Александрова Виктория;
8) «Туризм һәм сәяхәтләр» - Янова Дарья;
9) «Спорт» - Юсупов Азим;
10) «Патриотизм һәм тарихи хәтер» - Темников Игорь;
11) «Волонтерлык һәм ирекле ярдәм» - Исмәгыйлов Әмир;
12) «Экология һәм табигатьне саклау» - Зайцева Ульяна;
13) «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр» - Садыйкова Руфина.
Конференция җирле «Беренчеләр хәрәкәте» Советы эшенә старт биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев