Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Яңа Чишмә районында яшәүче 8 кеше бүләкләнгән

9 декабрьдә булып узган Яңа Чишмә муниципаль район Советының XVI утырышында районның актив 8 хезмәтчәненә җирле үзидарә үсешенә һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга зур өлеш керткәннәре өчен республика бүләкләре тапшырылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцина бүләкләнгән.

Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгеләре белән Волчья Бистәсенең участок сайлау комиссиясе рәисе Любовь Агафонова (сайлау системасында эш стажы 30 ел тәшкил итә)

һәм Яңа Чишмәдәге участок сайлау комиссиясе рәисе Ирина Ермолаева (сайлау системасында эшләү стажы 15 елдан артык) бүләкләнгәннәр.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы Яңа Чишмәдә участок сайлау комиссиясе секретаре Ләйсән Леонова (сайлау системасында эшләү стажы 15 елдан артык)

һәм Яңа Чишмәдә участок сайлау комиссиясе секретаре Елена Щипановаларга (сайлау системасында эшләү стажы 8 ел тәшкил итә) тапшырылган.

 

2021 елның 19 сентябрендә VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны әзерләү һәм үткәрү буенча актив һәм нәтиҗәле эшләре өчен 2321 номерлы участок сайлау комиссиясе секретаре Фәния Гыйльманова (сайлау системасында эш стажы 25 елдан артык)

һәм 2317 номерлы участок сайлау комиссиясе секретаре Наталья Цыганкова (сайлау системасында эшләү стажы 15 елдан артык) ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.

Озак еллар намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы, районда мәдәният өлкәсендә актив җәмәгать эше алып баруы өчен ҮКСнең методик эш бүлеге мөдире Надежда Зыкова Яңа Чишмә район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев