Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Иске колхоз гвардиясе вәкиле

40 елдан артык эшләгән колхоз турында Александр Дмитриевич иң кадерле истәлек итеп искә ала.

Безнең ягымлы, аралашучан әңгәмәдәшебез гомер буе авыл хуҗалыгы хезмәтенә тугрылыклы булган. Бала чагында көтүче малайдан алып кырчылык, терлекчелектәге звенолар җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үткән кеше ул.

Колхозда 8 яшьтән эшли башлый. Җәйге каникулларда ике ел 30-40 баш дуңгыз балаларын, аннан Сахарный поселогында шәхси малларны көткән.  Ел артыннан ел үткән, малай үскән, ә аның матур итеп киенәсе дә килгән. Колхоз дуңгызлары өчен берни дә түләмәгәннәр, ә монда бераз акча эшли алган. Өстәвенә, әтисез үскән (ул фронтта һәлак булган) һәм ике ир бала арасында иң олысы була.

Кием-салым да булгач, урамга да чыга башлый, чибәр генә бер кызны да очрата. Александр Дмитриевич танышу һәм өйләнешү тарихын бик теләп искә алды. Яшь парларның гаилә фотосында Лизаветаның нинди чибәр булуын күрми мөмкин түгелә.

Ел ярым йөриләр. Кызны димләргә карар иткәч, сюрприз ясарга була. «Синең туганнарың күпме соң?», дип кенә сорый кыздан. Бу көнне Лизавета кунаклар көтмәгән, кинәт күрше карчык йөгереп килеп керә дә: «Менә-менә кодалар килергә тиеш, анда пешеренәләр, әзерләнәләр, ә син берни булмагандай...», - ди.

Туйны март аенда үткәрәләр, ә сентябрьдә 18 яшьлеге белән «котлап» аңа армиягә повестка тапшырганнар. Александр исән-сау ике ел һәм ике айга Ерак Көнчыгышка китә. Лизавета каенанасы белән аның исән-сау кайтуын көтәләр. Егет атна саен хатлар язган. Туган йортына кергәч, аннан башка туган кызы Лида, таныш булмаган «абый»ны күргәч, йөгереп качып китә.

Армиягә кадәр Александр фургонда басудан ашлык ташый. Комбайнчы ярдәмчесе һәм сабанчы булып эшләргә туры килә. Тик гаиләдә бер-бер артлы балалар туа һәм ул атлар абзарына күчә. Өлкән ат караучы буларак, 10 сум күләмендә өстәмә акча ала.

Аннан соң кырчылык бригадасында бригадир ярдәмчесе дә булып эшли. Аверьяновода колхоз кошчылык фермасы ачкач, колхоз рәисе: «Әйдә, Дмитрий, хуҗалыкны кабул ит», - ди. Александр ул вакытта бригадир була һәм шуннан соң бер үк вакытта кошчылык фермасы белән дә җитәкчелек итә башлый.

- Бездә өч меңгә якын тавык һәм әтәч бар иде, - дип искә алды ул. – Кечкенә чебиләрне сатып ала идек. Йомыркаларны һәм кош-кортны Чистайга илтә идек.  Колхоз бу отышлы эшкә акча кызганмады, капиталь бина төзеде.

«Александр, бу эш сиңа гомер буена җитәчәк», - дигән колхоз рәисе.

Тик, Каргалыда кошчылык фермасы төзелгәч, колхозның кошчылык фермасы көндәшлеккә түзмәгән. Шулай итеп, төзелгән бинаны ашлык склады итеп бирәләр.

Гомумән, колхоз булдыра алганча, тырышкан: үсемлекчелектә дә, кырчылыкта да, терлекчелектә дә, кошчылыкта да үз көчен сынап караган.

Александр Дмитриевич барлык башлангычларда да катнаша, нинди генә авыр вакытлар булса да, барын да ташларга кирәк, дигән уйны башына да китерми. Колхозның исеме дә дүрт тапкыр үзгәртелгән. «Кызыл пахарь», Куйбышев, 1 Май исемендәге һәм «Майский». Әмма ул һәрвакытта да һәр эшләгән елларын җылы итеп искә ала.

Кошчылык фермасы мөдире булып эшләгәндә, тракторчы һөнәрен үзләштерә. Нәкъ менә Петропавел Бистәсендә Лаеш техникумыннан күчмә еллык курслар ачылган була. Көндез эшли, ә кичен укый. Дәресләр аңа җиңел бирелгән. Моңа кадәр тракторны үзлегеннән өйрәнгән, хәтта басуда да эшләгән. Колхоз рәисе тырышлыгы һәм җаваплылыгы өчен үзен гел мактап торган.

Шуңа күрә ферма ябылганнан соң да ул эшсез калмаган. «Үзем дә мин гел кошчылыкта булалмыйм бит инде, алга барырга, башка белгечлекләрне үзләштерергә кирәк», - дия идем, ди Александр Дмитриевич. Ундүрт ел тракторда тырмалаган, сөргән, чәчкән һәм культивацияләгән. Тирес тә төягән, кардаларны, юлларны чистарткан, кыскасы, кая кушсалар, шунда эшләгән.

Һәркайда ул үз эшен яратып башкарган. 1984 елда механизатор буларак Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнүе юкка гына түгел. Бу аның өчен кадерле бүләк.

Колхозны «Түбән Кама шин» ярдәмче хуҗалыгына кушу һәм кире аеру чорында да  эшне ташламый. Пенсиягә чыккач, 10 ел ферма мөдире булып эшли. Бервакыт әле сарык фермасы белән дә җитәкчелек иткән. Ул 70 яшендә генә эштән туктый.

80 нче елларда район җитәкчелеге тарафыннан Андреевкада яңа колхоз төзү омтылышы була. Александр Дмитриевичка бу эшкә алынырга мөрәҗәгать итәләр. Авыл хуҗалыгында аның тәҗрибәсе зур ич.

Җитәкчелек эшче көчләр, техника, орлыклар һәм терлекләр белән ярдәм итәргә ышандыра. Александр Дмитриевич рәис вазыйфасына Николай Куровны тәкъдим итә. Үзе исә бригадир һәм ферма мөдире була.

 Яңа «Майский» колхозында сыерлар белән 600 башка якын МЭТ асрала. Буаз таналарны һәр хуҗалыктан яки шәхси хуҗалыктан җыйганнар. Район акча биргән, ә Александр Дмитриевич терлекләрне карарга үзе барган.

- Биш йөз баш терлек җыйдык һәм үзебезнекеләрне үстерә башладык. Тиз арада савым бинасы өчен янкорма ясадык. Фермада савым сыерлары өчен - бер һәм яшь бозауларга өч бина бар иде, - дип искә ала ул. – Симертүдә үгезләр дә бар иде. «Майский» колхозы оешкач фермалар, гаражлар төзи башладык, - ди Александр Дмитриевич.

Әмма, бөтен тырышлыкларына карамастан, колхозлар инде кабат бетүгә дучар булган.

Александр Дмитриевичның колхозда эшләгән 40 елның 25 елы җитәкче урыннарда. Җитәкчелек аңа ышанган. Кайсы гына участокка аны куймасыннар, ул һәркайда тәртип урнаштырган. Бригадир булгач дисциплинаны да җайга сала. «Саша, ник син элек бригадир булмадың. Карагыз әле, бездә нинди тәртип урнашты бит», - дигәннәр сыер савучылар. Александр Дмитриевичны хөрмәт иткәннәр һәм бер үк вакытта шүрләгәннәр дә. Кешеләр белән эшли белгән, кайчан мактарга, ә кайчан әрләргә кирәклеген белгән.

«Мин тракторда да, терлекчелектә дә эшләргә яраттым. Кая гына җибәрсәләр дә, һәркайда яхшы эшләдем. Ә колхоз таркалды, чөнки эшләргә кеше калмады, - ди ул.

Авылда хәзер үсеп килүче фермерлыкны Александр Дмитриевич хуплый. «Авыл хуҗалыгы булмаса, биредә авыл да бетәр иде, – дип искәрде ул.

Тормыш иптәше вафатыннан соң (11 ел элек) ул үз йортында ялгызы яши. Әле 5-6 ел элек кенә зур хуҗалык тоткан: ат, сарыклар, дистәдән артык дуңгызлар асраган. Тик аяклары авырып киткәч, бу эшне туктаткан.

Хәзер ул өйдә генә йөри. Петропавел Бистәсеннән кызы Нина яки Әлмәттән улы Михаил да еш кайталар. - Бер атналык итеп ашарга әзерлиләр, мин җылытам гына, - ди ул. - Улым мунчада юындыра, бала караган кебек карыйлар инде мине. Лида белән Вера да кайтып торалар, тик сирәгрәк, алар Чистайда яши, Катя тагын да еракта – Костромада.

Улы хатыны белән йортта барлык шәһәр уңайлыклары булган заманча бизәкләү эшләре башкарып, капиталь ремонт ясаганнар. Александр Дмитриевичның 9 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Ул район газетасын укырга ярата икән (без килгән көнне дә өстәлдә газетаның яңа саны тора иде) һәм телевизордан барлык яңалыклардан хәбәрдар. 21 августта аңа 84 яшь тулган. Әйе, колхоз чорларының иске гвардиясе вәкиленең үткәннәр турында искә төшерерлек нәрсәләре бар шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев