Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Исәп-хисап үз вакытында ясала

Район халкының шәхси хуҗалыгыннан көн саен 15 тоннадан артык сөт сатыла, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 1,5 тоннага азрак.

Шәхси хуҗалыкларыннан көн саен барыннан да күбрәк сөт сатучылар: Шахмай АҖ халкы – 5 тоннадан артык, аннан Акъяр АҖ – 1,7  тоннадан артык.
Шул ук вакытта Красный Октябрьдә нибары 90 кг, Волчья Бистәсе һәм Акбүредә 150 шәр кг сөт сатыла. 1 кг сөт бәясе 13 сум тирәсе (июнь ае өчен бер килограммына 12 сум 72 тиеннән  исәп-хисап ясаганнар). 2017 елның июлендә халыктан сөтне бер килограммын 15 сум 46 тиеннән сатып алганнар. Халыкка ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан хөкүмәте тарафыннан мартта сыерлары булган йортларга субсидия  бүлеп бирелгән иде. Безнең район  6,7 млн. сум алды. Әгәр дә бу сумманы сөткә әйләндерсәң, сөтнең һәр килограммына  2,91 шәр сум туры килә.
КМС заводы аена ике тапкыр исәп-хисап ясый, шушы көннәрдә июльнең беренче яртысында тапшырылган  сөт өчен түләнәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев