Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юка боз өстенә чыкмагыз

Татарстанда боз астына китүче кешеләр бар инде

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 24 ноябрьдә Яшел Үзәндә боз астына төшеп, ир-ат һәлак булган. Узган атнада Казанда ике кечкенә баласы белән боз астына төшеп киткән әни кешене шул тирәдән үтеп баручылар коткарган. 6 декабрьдә Чистайдагы Кама елгасында бер балыкчы су астына киткән.
Яңа Чишмәдәге янгыннардан коткару гарнизоны начальнигы, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Айдар Канафин район халкын юка бозның куркыныч булуы турында кисәтә:
-Яңа Чишмә районында боз барлыкка килә торган сулыклар бар һәм, нигездә, балыкчылар, шулай ук кышны сагынып, тимераякта шуарга теләгән балалар әле ныклап катып та бетмәгән юка боз өстенә чыгалар. 

- Кешеләр өчен бозның калынлыгы нинди булырга тиеш?

- Бер кеше өчен куркынычсыз боз калынлыгы ким дигәндә 7 см булырга тиеш;

- шугалак ясау өчен — 12 см һәм аннан да күбрәк;

- җәяүлеләр өчен −15 см һәм аннан да күбрәк.

Исегездә тотыгыз:

- соры боз гадәттә селкетеп карауга ук җимерелә — тарала;

- яңа барлыкка килгән боз өстенә төшкән кар, боз катламының ныгуын акрынайта;

- тиз агымсуда, тирән һәм җил өчен ачык урыннарда, сазлы ярларда; күперләр астында; тар сулыкларда; коммуналь предприятиеләрдән су агызу урыннары янында; камыш һәм башка су үсемлекләре үскән урыннарда боз юка була.

Бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

* Караңгыда һәм күрүчәнлек начар булганда (томан, кар, яңгыр яуганда) боз өстенә чыгарга ярамый.

* Сулык аша барыбер чыгарга туры килгәндә, тапталган яки инде чаңгы юлы салынган урыннан бару — куркынычсызрак. Ләкин алар да булмаса, боз өстеннән барыр алдыннан урынны җентекләп карарга, булачак маршрутны билгеләргә кирәк.

* Бозның ныклыгын аяк белән таптап, сикереп тикшерергә ярамый.

* Юка, ярылган бозда була калсагыз, сак кына кире борылырга һәм үткән юлдан ярга таба тайгак адымнар белән генә кайтырга кирәк.

* Бозда балык тотканда бер-береңнән 5-6 метр ераклыкта бозны тишеп, чокырлар ясарга киңәш ителми. Бәла булмасын дисәң, балыкчыда коткару жилеты яки күкрәкчәсе, шулай ук 15-20 м озынлыктагы бау (бер очы элмәкләп бәйләгән, ә икенче очында — 400-500 граммлы йөк) булырга тиеш.

* Шуны белергә кирәк: бозлы суга эләккән кеше 10-15 минуттан соң туңа һәм 20 минуттан соң аңын югалта ала. Шуңа күрә зыян күрүченең гомере коткаручыларның акыл белән һәм тиз арада ярдәм күрсәтүенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев