Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган
2023 елның 2 октябрендә үткән «Тоннель» операциясе нәтиҗәләре
Дүшәмбе, 2 октябрьдә, Яңа Чишмә районы территориясендә «Тоннель» профилактик чарасы узган. Яңа Чишмә районы дәүләт автоинспекторлары аны ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үткәргәннәр.
«Тоннель» операциясе нәтиҗәләре турында Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Алексей Кадымов сөйли.
«Барлыгы 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган:
— баланы махсус утырту җайланмасыннан башка йөрткән өчен 1 беркетмә;
— тонировкаланган автопыяла өчен — 2;
— ОСАГО полисыннан башка йөргән өчен — 3;
— ЮХИДИдә теркәлмәгән транспорт өчен 1 беркетмә төзелгән».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев