Юлдагы иминлек өчен - һәркем җаваплы
Җәйге каникуллар вакытында балалар катнашында самокатларда һәм мотоциклларда ЮТҺләр саны арта
Бәхеткә, Яңа Чишмә районында язгы-җәйге чорда юл-транспорт һәлакәтләре булмаган, әмма республикада булган юл-транспорт һәлакәтләрендә дистәләгән бала зыян күргән.
- Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең барлык утырышларында без, беренче чиратта, балаларның юл-транспорт травматизмына юл куймау мәсьәләләрен тикшерәбез, - диде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов. - Тиешле хезмәтләрнең һәм ата-аналарның да игътибарын шуңа җәлеп итәбез.
Хәзер, җәйге чорда, бу мәсьәләләр аеруча актуаль. Кичләрен район үзәге һәм башка торак пунктлардагы урамнарда балалар СИМларда (индивидуаль мобильлек чаралары) йөриләр, болар: электр самокатлары, скутерлар, мопедлар һ.б. Балалар еш кына кагыйдәләрне бозалар, тизлекне арттыралар, машиналар йөри торган юл өлешенә чыгалар.
- Минем әти - әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә, - дип дәвам итә Ринат Рифгатович, - Әгәр балага самокат сатып алдыгыз икән, аны күзәтегез, балаларны егылып төшү ихтималы булганда саклар өчен саклану чаралары да сатып алыгыз. Без балаларны скутерлардан, велосипедлардан мәхрүм итәргә чакырмыйбыз. Бала нәрсә ярый, ә нәрсә ярамый икәнен ачык белсен өчен аңа куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.
Безнең сөйләшүгә районның ЮХИДИ идарәсе начальнигы Александр Мокеев та кушылды, ул СИМлар белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерде.
- 7 яшькә кадәрге балалар СИМларда олылар озатуында гына, тротуарларда һәм җәяүлеләр йөри торган зона чикләрендә генә йөри ала, 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар да тротуарларда, велосипед сукмакларында һәм җәяүлеләр зонасы чикләрендә генә йөри ала, ә 14 яшьтән өлкәнрәк балаларга юл кырыенда яки юлның уң ягында хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә, - дип билгеләп үтте ул. – Кызу йөрмәскә кирәк һәм СИМ чаралары тормоз системасы һәм фара белән җиһазландырылырга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән очракта баланың ата-анасына карата административ беркетмә төзелә.
- Безнең районда юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен шактый зур эшләр алып барыла, - диде Ринат Фәсахов. - Җәяүлеләр йөри торган урыннар яңартылды, өстәмә юл билгеләре, ясалма тигезсезлекләр куелды, юллар ремонтлана, районның барлык урамнарында яктырткычлар бар.
Әңгәмә ахырында район башкарма комитеты җитәкчесе, каникул вакытында балалар төрле чараларда катнашырга тиеш, моның өчен спорт мәйданчыклары, мәктәп яны лагерьлары эшли, дип тә билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев