Юллар имин булырга тиеш
Юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) комиссиясенең чираттагы утырышында юлларда һәлакәтләр торышы һәм кышкы вакытта юлларны карап тоту мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
Районның ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов юллардагы һәлакәтләр торышына анализ ясады. 11 айда 11 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 кешенең гомере өзелгән һәм 15 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре - каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру, исерек килеш руль артына утыру (үлем очракларының икесе шул сәбәпле булган).
Шушы чорда ЮХКен бозуның 1925 очрагы ачыкланган, алар арасында транспорт белән исерек килеш идарә итү (41 очрак), укый алмаслык дәрәҗәгә җиткән номерлар белән, иминлек каешын эләктермичә йөрү, тизлекне арттыру, шулай ук җәяүлеләр тарафыннан да кагыйдә бозу очраклары байтак.
2022 елның 1 декабренә ЮХИДИ хезмәткәрләре кузгаткан административ эшләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, судларда 112 йөртүчене машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турындагы карарлар кабул ителгән.
1 декабрьгә районда 17 штраф түләмәүче теркәлгән, аларның бурычлары 10 мең сумнан артык.
ЮХИне пропагандалау буенча 50дән артык чара уздырылган, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча 100дән артык материал бастырылган.
Кышкы вакытта юлларны чистарту һәм карап тоту буенча ТКХ МУП начальнигы Алексей Иванов һәм «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшин мәгълүмат җиткерделәр. Район үзәгендә урамнарны чистартуга 4 берәмлек техника җәлеп ителгән, чистартырга тиешле урамнарның гомуми мәйданы 254 мең кв. метрдан артык. Район үзәгенең урамнары нигездә үзвакытында һәм сыйфатлы чистартыла, көчле кар яуганда өстәмә тракторлар җәлеп ителә, килешүләр төзелгән.
Юл төзүчеләрдә юлларны карап тоту һәм аларны чистарту өчен 28 берәмлек техника җәлеп ителгән. Алар Казан-Оренбург автомобиль юлының 60 км-ына, шулай ук 218 км озынлыктагы региональ әһәмияттәге юлларга хезмәт күрсәтәләр. 9500 тонна комлы-тозлы катнашма (КТК) һәм 850 тонна тоз әзерләнгән. 17 декабрьгә КТКның 37%ы һәм тозның 9%ы инде кулланылган.
Юл төзүчеләр атнага 7 көн (ике сменада) тәүлек буе эшлиләр. Районның кар җыела торган участокларына 1150 дән артык кар җыелудан саклаучы җайланмалар, шулай ук 67 «Тайгак юл» һәм «Тизлекне чикләү» дигән юл билгеләре урнаштырылган.
Утырышта шулай ук район мәгариф бүлеге методисты Нелли Сарбашеваның Яңа ел каникуллары вакытында балалар арасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турындагы мәгълүматы тыңланды. Мәктәп яны лагерьлары эшләячәк, анда ЮХКен үтәү буенча төрле чаралар, уеннар, конкурслар, профилактик әңгәмәләр уздырылачак. Учреждение җитәкчеләре белән әлеге мәсьәлә буенча инструктажлар үткәрелгән.
ЮХИДИнең профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау чаралары турында сөйләде.
Утырышка йомгак ясап, Ринат Фәсахов, бөкеләрдән, юл-транспорт һәлакәтләреннән саклану өчен, кышкы вакытта юлларны чистарту һәм карап тоту буенча тиешле эшләр башкару кирәклеген билгеләп үтте. «Юллар чиста һәм имин булырга тиеш», - дип ассызыклады Ринат Фәсахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев