Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Юлларда куркынычсызлык — һәркемнең җаваплылыгы

Юл хәрәкәте иминлеген (ЮХИ) тәэмин итү комиссиясенең 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре, юлларның торышын яхшырту буенча нинди эшләр алып барыла — бу сораулар белән без ЮХИ буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховка мөрәҗәгать иттек.

— Ринат Рифгатович, комиссиянең агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшен ничек бәялисез?

— ЮХИ буенча комиссия ярты ел эчендә шактый нәтиҗәле эшләде, дип уйлыйм. Аның өч утырышында юлларда аварияләр, автомобиль юлларының саклануы, аларны ремонтлау һәм тоту, юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштыру һ. б. каралды.

— Юл хәрәкәте иминлегендә юл-урам челтәрләренең торышы зур роль уйный. Бу планда ниләр эшләнде?

— Юл эшләре кысаларында муниципаль юл фонды акчасына 3,5 млн. сумнан артык юл кичүләрен төзекләндерү һәм Ленин, Шмидт, Татарстан, Тукай, Төзүчеләр, Чекин һәм Октябрь урамнарына ясалма тигезсезлекләр урнаштыру эшләре тәмамланды.

Шулай ук «өй-мәктәп-өй» балалар хәрәкәте маршрутлары буенча норматив таләпләргә туры килмәүләр дә бетерелде. Бу — Акъярда, Красный Октябрьдә, Архангел һәм Петропавел Бистәләрендә, Яңа Чишмәдә, анда мәктәпләр янында җәяүлеләр кичүе булдырылган.

— Агымдагы елда ремонт буенча юл эшләре дә байтак башкарыла.

— Әйе, юл фонды акчалары хисабына район үзәгендә Чернышевский, Яр буе, Архангел Бистәсендә Горький урамнарында ремонт эшләре башкарылды. Бөтен район буенча шактый күләмдә ямау — ремонтлау эшләре үткәрелгән.

— Юл хәрәкәте иминлегенең мөһим өлеше булып юлларның яктыртылуы тора.

— Һичшиксез, шулай. Без республика әһәмиятендәге автомобиль юлларының баланс тотучылары кураторлары белән бергә өстәмә яктырту урнаштыру мәсьәләсе буенча Яңа Чишмә АҖ территориясен әйләнеп чыктык. Мәсәлән, Объездная һәм Автомобиль урамнарында, шулай ук Яңа Чишмә — Андреевка — Новотроицк автоюлында өстәмә электр линиясе терәкләре урнаштырырга кирәк.

— Комиссия утырышларында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү мәсьәләләре даими карала.

— Әйе, бу мәсьәлә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Без мәктәп автобусларының маршрутларын, аларның төзеклеген, җиһазларын даими контрольдә тотабыз. Бәхеткә, бернинди дә вакыйгалар булмады.

Барлык балалар мәгариф учреждениеләрендә юл травматизмын кисәтү, яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру буенча профилактик чаралар, ЮИД отрядларының ачык дәресләре һәм чыгышлары үткәрелә. Һәр мәктәптә «өй-мәктәп-өй» дип аталган укучының куркынычсыз маршруты күрсәтелгән стендлар бар.

— Комиссия утырышында ЮИД (хәрәкәтнең яшь инспекторлары) отрядлары белән шөгыльләнүче педагоглар өчен финанслау мәсьәләсе каралды. Ул ничек хәл ителә?

— Бу мәсьәлә хәл ителде. 2023 елның 1 гыйнварыннан 31 маена кадәр ЮИД отрядлары җитәкчеләренә түләү турында боерык кабул ителде. Ә 2023 елның 1 сентябреннән 2024 елның 31 маена кадәр түләүле түгәрәк тарифланачак, анда ЮИД отрядының һәр җитәкчесенә штат расписаниесе буенча түләү башкарылачак. 

— Әңгәмә өчен рәхмәт, Ринат Рифгатович, комиссиянең агымдагы яртыеллыкта да нәтиҗәле эшләвен телибез.

— Рәхмәт. Безнең өчен иң мөһиме — юлларда иминлек, халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклау һәм безнең барлык тырышлыкларыбыз нәкъ менә шуңа юнәлдереләчәк.

Район халкының игътибарын тагын бер нәрсәгә юнәлтәсем килә: исерек шоферлар турында ЮХИДИ яки ЭЭМгә вакытында хәбәр итеп, юллардагы аварияләр санын киметә алыр идек. ЮХИДИның телеграм-каналы да бар, анда аноним хәбәрләр кабул ителә. Мондый хәбәрләр безне зур бәла-казалардан саклап калыр.

Шулай ук балаларның ата — аналарына да мөрәҗәгать итәсем килә — зинһар, уяу һәм игътибарлы булыгыз, балигъ булмаган балаларга скутерлар, электр скутерлары һәм мотоцикллар руле артына утырырга рөхсәт итмәгез.

Әңгәмәне Азат Мусин үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев