Юлларның сакланышын тәэмин итәргә кирәк
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында 2023 ел эшенә йомгак ясадылар һәм язгы чорда юлларны карап тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.
ЮХИны тәэмин итү комиссиясе секретаре Диләрә Кәбирова комиссиянең 2023 елгы эш нәтиҗәләренә җентекле анализ ясады, алар буенча ниләр эшләнүе һәм агымдагы елда планлаштырылган эшләр турында сөйләде.
Районның ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары Раил Шәфигуллин узган ел юлларда аварияләрнең торышын анализлады. 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган (шул исәптән ике бала), 9 кеше имгәнгән (шул исәптән ике бала). ЮТҺнең сәбәпләре булып каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру һәм алкоголь кулланып руль артына утыру тора (ике үлем очрагы). Кызганычка каршы, инде быел ук бер үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды.
Бер ел эчендә 2227 хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән исерек килеш транспорт белән идарә итүнең 37 очрагы (алар барысы да суд карары буенча йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм һәркайсына 30шар мең сум штраф салынган). Күп кенә хокук бозулар укый алырлык булмаган дәүләт номерлары белән, иминлек каешларын эләктермичә йөрү, тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу белән бәйле.
Ел башына районда штраф түләмәүче 11 кеше бар, аларның һәрберсенең бурычы 10 мең сумнан артык.
Раил Шәфигуллин мәктәп автобусларында ГЛОНАСС системасында өзеклекләр булуы турындагы мәсьәләне күтәрде, ул комиссия рәисе тарафыннан контрольгә алынды.
Район мәгариф бүлеге методисты Нелли Сарбашева юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча укыту планын үтәү барышы турында сөйләде. Эш план буенча бара, балалар белән дә, аларның әти-әниләре белән дә ЮХИДИ һәм ЮХИ ДБУның профилактика бүлеге белән берлектә төрле чаралар үткәрелә.
Кышкы чорда юлларны һәм урамнарны карап тоту ничек барган — бу хакта «Яңа Чишмә ТКХ» МУП директоры Алексей Иванов хәбәр итте. МУП балансында алты транспорт чарасы бар һәм алар барысы да кыш көне, күп кар яву сәбәпле, ялсыз диярлек эшләгән. Ялланган техника да җәлеп ителгән (Попков В. С., Ембахтов Д. Р., кар ташу өчен берничә шәхси КамАЗ). Гомумән алганда, юлларны һәм урамнарны тиешле хәлдә тотуга ирешелгән. Кышкы чорда юлларны карап тоту буенча 5,2 млн сумнан артык эш башкарылган, бу 2022 ел белән чагыштырганда күпкә югарырак.
ЮХИ ДБУның үлчәү контролен тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Борһанов 1 апрельдән 30ына чаклы транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында җиткерде.
Утырышка йомгак ясап, Ринат Фәсахов юлларны ябу вакытында, юлларыбызны яхшы хәлдә тоту өчен, йөк машиналарын үлчәү буенча рейдларны даими үткәрергә кирәклеген, язгы-җәйге чорда планлаштырылган эшләрне башлау кирәклеген (чокырларны ремонтлау -ямау, юл билгеләре кую, юл тамгалары ясау һ.б.) билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев