Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Каникул вакытында балаларның иминлеген тәэмин итәргә кирәк

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында каникул вакытында балаларның иминлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

ТР буенча ЭЭМнең ДАИ бүлеге начальнигы Рамил Нәбиуллин 2024 елның 4 ае йомгаклары буенча республикада һәм, аерым алганда, Яңа Чишмә районында аварияләрнең торышы турында мәгълүмат җиткерде. Ул исерек шоферлар турындагы хәбәрләр буенча ТГ-каналы эшен активлаштыру һәм аларны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару кирәклеге турында аерым ассызыклады. 

Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ начальнигы Александр Мокеев районда авариялелек торышына анализ ясады. 4 ай эчендә ЮТҺдә 1 кеше һәлак булган, 3 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән (узган елның шул ук чорында һәлак булучылар булмаган, зыян күрүчеләр - 2 кеше).

Мәгариф һәм мәдәният бүлекләре начальниклары Анна Бутина һәм Галина Носова балаларның ял итү чорында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча планлаштырылган чаралар турында хәбәр иттеләр. Җәй көне мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк, анда 1000гә якын бала ял итәчәк, шулай ук педагоглар һәм мәдәният хезмәткәрләре күзәтүе астында балалар һәм спорт мәйданчыклары эшләячәк.

Ринат Фәсахов билгеләп үткәнчә, барлык хезмәтләрнең бердәм булып эшләүләре мөһим, балалар максималь рәвештә төрле чараларда мәшгуль булырга тиеш. «Алар үзләренә-үзләре хуҗа булып калырга тиеш түгел, шулай ук балаларның ИМЧ (индивидуаль мобильлек чараларын) куллануларына да аерым игътибар бирергә кирәк. Болар барысы да ЮТҺне булдырмауга, гомерне һәм сәламәтлекне саклауга ярдәм итәчәк», - диде ул.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында каникул вакытында балаларның иминлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев