Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Капиталь ремонт: мәктәпләрдән – балалар бакчаларына

Быел республика программасы буенча районда өч балалар бакчасы бинасына капиталь ремонт ясала. Кайсы бакчаларга бу бәхет елмайган, нинди критерийлардан чыгып аларны сайлап алганнар соң? РМБ начальнигы Александр Еронтьевтан без шул хакта сораштык.

- Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү программасы 2012 елдан бирле гамәлдә һәм шушы вакыт эчендә районда сигез мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, алар инде 30 елдан артык файдаланылган мәктәпләр иде. Ремонтка мохтаҗ мәктәпләр исемлеге төгәлләнә башлагач, районда балалар бакчаларын ремонтлауга керештеләр. Быел бу программага Зирекле, Чаллы Башы һәм Петропавел Бистәсендәге балалар бакчалары кертелде. Бу биналар төзелүгә дә инде 30 елдан артык. Өстәвенә алар кичектергесез ремонт таләп итәләр иде.
Быел 1 июньнән Зирекледәге "Йолдыз" балалар бакчасы, 14 июньнән Чаллы Башындагы "Кояшкай" балалар бакчасы зур ремонтка ябылды. Биредә бүген дә эш кайный, анда "БлокСтрой" ҖЧҖ подряд оешмасы бригадалары эшли. - Ремонт эшләре инде төгәлләнеп килә, - дип сөйли "Йолдыз" балалар бакчасы мөдире Фәния Гатиятуллина. - Җылыту системасы, канализация торбалары, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, санбүлмәләрдә капиталь ремонт үткәрелде - санузеллар алыштырылды, идәннәре җылытылды, балалар бакчасының башка биналары да, баскыч мәйданчыгы ремонтланды, бина тирәли отмостка салынды, төркемнәргә һәм кухняга илтүче сукмакларга брусчатка түшәлде. Подрядчылар эшеннән без дә, балалар да бик канәгать, - диде ул.
Безнең "Кояшкай" балалар бакчасы хәзер яңа түбә астында, фасады яңартылган, яңа тамбур, санитар һәм уен бүлмәләрендә җылы идәннәр, башка бүлмәләрдә линолеум җәелгән, канализация, ишекләр, тәрәзәләр алыштырылган, - дип сөйли Илүсә Шакирова. - Эшләр бераз бар әле, 1 сентябрьдә балалар бакчасы бинасының икенче туган көнен билгеләп үтәрбез дип өметләнәм.
Петропавел Бистәсендәге "Солнышко" балалар бакчасы ремонтка 22 августта гына ябылган әле һәм бакча мөдире Олеся Котова, эш зур күләмле булса да, төзүчеләр бу айда эшне башкарып чыга алырлар дип уйлый. Монда тәрәзәләрне, ишекләрне, җылылык һәм канализация системаларын алыштыру, идәннәрне җылыту, электр үткәргечләрне алыштыру, сигнализацияләрне яңадан үзгәртү, стеналарга, түшәмнәргә косметик ремонт, линолеум, кафель, сантехниканы алыштыру эшләре планлаштырылган.
- Һәм болар әле эчтәге эшләр генә, - дип сөйли Олеся, - тагын отмосткалар ясарга, стеналарны сайдинг белән тышларга, керү юлыннан алып төркемнәргә кадәр брусчатка җәяргә кирәк булачак, өч болдырга ремонт ясалачак һәм видеокүзәтү системасы куелачак. Кухня - склад бинасын ремонтлау буенча катлаулы эшләр алып барыла инде (монда стена җимерелгән иде), әле тагын арткы ишегалдында яңа койма да булачак.
Исегезгә төшерәбез, мәгәриф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча эшләр республика программасы буенча бюджет акчалары хисабына башкарыла, ул алдагы елларда да дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев