Караклар үгез бозау һәм торбалар урлаганнар
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 38 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.
Адм. күзәтчелекне бозу
Яңа Чишмәдә яшәүче гр. М. үзенең адм. күзәтчелек астында булуын һәм суд тарафыннан билгеләнгән адм. чикләүләрне үтәргә тиешлеген белә торып, берничә тапкыр аларны үтәмәгән.
Урлау
26 июньнән 27 июльгә кадәрге чорда билгесез шәхес электр көтүчесе белән әйләндереп алынган территориядән бозау урлаган. Зыян - 45 мең сум.
2024 елның 1 августыннан 21енә кадәрге чорда билгесез шәхес нефть үткәргечнең 41 нче километрында гидротехник корылмадан торбалар кисеп алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев