Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодексның 2,6 маддәсенә туры китереп, гамәлдәге Кодексның 2.7, 2.8, 3.2-3.7 маддәләрендә каралган очраклардан кала, алар тарафыннан аларның вәкаләтләре чикләрендә кабул ителгән җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәгән өчен гражданнарга бер мең сумнан 2 мең 500 сумга чаклы күләмдә; урындагы шәхесләргә -15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр; юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга чаклы административ штраф салына.
Ел дәвамында кабат кылган гамәлләр өчен гражданнарга 2500 сумнан 5000 сумга чаклы, вазыйфаи затларга утыз меңнән 50000 сумга, юридик затларга 500 меңнән 1 млн.сумга чаклы административ штраф салу каралган.
Бу маддә гражданнардан үзара салым акчасы җыю турындагы карарларны үтәмәгән өчен дә гамәлдә. Югарыда аталганнарга нигезләнеп хәбәр итәбез: үзара салым акчасы түләмәгән гражданнарга карата штраф сыйфатында (ТР КоАП 2,6 маддәсенә нигезләнеп) административ җәза чарасы кулланылачак.
Надежда ПОПКОВА,
район башлыгы
урынбасары
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев