Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Караватта тәмәке тарткан һәм йортсыз калган

Янгын Петропавел Бистәсендә шәхси йортта булган

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМның Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлекчәсенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт лейтенанты Александр Завалишин хәбәр иткәнчә, Петропавел Бистәсендә янгын чыгу турында  124 нче номерлы Янгын сүндерү элемтә пунктына 30 ноябрьдә иртәнге сәгать 5тә хәбәр килгән.

Объектны тикшерү барышында янгын йорт хуҗасы йоклаган бүлмәдә - аның караваты янында чыгуы ачыкланган. 

Хуҗа үзе сөйләгәнчә, ул караватта тәмәке тарткан һәм йоклап киткән.

Аны янгын хәбәрчесенең көчле тавышы уяткан. Янгынны үзе сүндерергә тырышуы уңышсыз була. Һәм ул өйдән чыгып, тыштан ярдәм эзләргә керешә.

Петропавел АҖ башлыгы Дмитрий Никитин беренчеләрдән булып авылдашына ярдәмгә килә. АҖ башлыгы бу йортка янгын хәбәрчесен 2020 елда район башкарма комитеты акчасына урнаштырылуын сөйләде, чөнки өлкән яшьтәге бу кеше йортта берүзе генә яши икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев