Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Каршы як полоса»: Дәүләт автоинспекциясе профилактика чарасы игълан иткән

Агымдагы елның 5 аенда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу сәбәпле 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 37 кеше һәлак булган һәм 146 кеше яраланган. Әлеге сәбәп аркасында һәлак булганнар өлеше юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарның гомуми санының 43,5 процентын (узган елның шул чорында 51,4 %) тәшкил итә.

Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында 30 июньнән 9 июльгә кадәр «Каршы як полоса» профилактика чарасы үткәрелә. 
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренә туры китереп, узып китүне башлар алдыннан, шофер ул чыгарга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта һәм башка транспорт булмавына, узып китү процессында хәрәкәт өчен куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш. Юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына комачаулау, ә юлда «Узып китү тыела», тоташ билгеләү (сплошная) линиясе булганда, шулай ук юлдан күтәрелү ахырында, куркыныч борылышларда һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән башка участокларда узып китү (обгон) тыела. 

Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозу кабатланса — бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүгә китерә, моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше яисә бу гамәл өчен хөкем ителгән шоферга өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев