Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Каршы як полосага чыгу авыр юл транспорт һәлакәтләренә китерә

2024 елның 4 аенда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу сәбәпле 72 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 40 кеше һәлак булган һәм 126 кеше зыян күргән.

Бу сәбәптән һәлак булганнар өлеше ЮТҺләрдә һәлак булучылар санының 43,5 %ын тәшкил итә.

Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатларында 23 июньнән 2 июльгә кадәр «Каршы як полосасы» профилактика чарасы үткәрелә.

Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яраклы рәвештә, узып китү маневрын булдырырга җыенган машина йөртүче каршы як полосасында узып китү өчен җитәрлек ара булуына һәм узып китү процессында юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына комачауламавына һәм алар өчен куркыныч тудырмавына инанырга тиеш. «Узып китү тыела» дигән юл билгесе зонасында, юлдагы тоташ линия булган очракта, шулай ук юлның күтәрелеп киткән җирендә, куркыныч борылышларда һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән башка участокларда узып китү тыела.

Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки ул 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозу кабат кылынган очракта шофер машина йөртү хокукыннан бер елга мәхрүм ителә. Әгәр дә әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яисә бу гамәл өчен хөкем ителгән шофер өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМнең Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев