Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Кайбер Яңа Чишмә фермерларының пар басуларында чүп үләннәре гөрләп утыра

Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында 16650 гектар пар җирләре бар, анда көзге культуралар чәчү планлаштырыла.

Бүгенгесе көндә барлык мәйданнар да культиваторлар, дискаторлар һ.б. агрегатлар белән беренчел эшкәртүне узган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күпчелек хуҗалыклар соңгы елларда пар басуларына зур игътибар бирә, алар әлеге җирләрдән мул уңыш алуга өметләнә.
10 мең гектардан артык мәйданы идеаль хәлдә булган «АгроРаздолье» ҖЧҖне, шулай ук «Скоков Н.А.», «Козлова М.И.», «Вәлиев Ф. Р.», «Нурхамәтов З. М.» КФХларын уңай яктан билгеләп үтәргә мөмкин.
Шул ук вакытта  Александр Хорьков, Айгөл Кадыйрова, Олег Анисимов кебек «җир хуҗалары» һәм башка фермерлар парга калдырылган җирләрне эшкәртүне соңгы срокка калдыралар. Аларның пар басуларында чүп үләннәре гөрләп үсеп утыра, бу - туфракта туклыклы матдәләр тупланмый, дигән сүз.
Чиста пар һичшиксез чиста булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына туфрак ял итә һәм анда уңдырышлылыкны яхшыртучы кирәкле физик-химик процесслар бара.
 Чүп үләннәре баскан, ял итмәгән парга калдырылган җирләр (басулар)  ашламалар кертеп һәм элиталы орлыклар белән чәчелсә дә, яхшы уңыш алуга өметләнеп булмый. Җитәкчеләр моны аңларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев