Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Кайда яхшырак: шәһәрдәме, әллә авылдамы?

Чертуш авылы мәдәният йортында өлкән сыйныф укучыларының авылда яшәргә һәм эшләргә калган яшь авылдашлары белән очрашулары булып үткән.

«Соңгы вакытта авылларда яшәүчеләр саны нык кими. Яшьләр авылда калмый, шәһәргә китә. Моның ни өчен шулай булуын өлкән сыйныф укучылары «Авыл һәм шәһәр яшьләренең проблемалары» дигән әңгәмәдә ачыкларга тырыштылар», - дип хәбәр итте редакциягә АМЙ мөдире Рәмзия Мусина. - Очрашуга Риназ Абдуллин чакырылган иде. Техникумны тәмамлагач, ул авылда яшәргә кала. Инженер булып эшли. Авыл мәдәният йортындагы үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Өлкән сыйныф укучылары проблемаларны карап, яшьләрне шәһәргә күчеп китәргә мәҗбүр иткән авыл җирлегендәге тормышның кайбер тискәре якларын санап үттеләр. Әмма шунысы куанычлы, очрашуда катнашкан яшьләрнең күбесе, укудан соң, эш булса, авылда калырга теләүләрен әйттеләр,- ди Р.Мусина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев