Казанда балалар үзешчән сәнгать фестивале узган
8-10 яшьлек балалар төркемендә Конкурста катнашкан яңачишмәле Даниил Бочкарев 2 нче урынга лаек булган.
3 июньдә Г. Тукай исемендәге Казан филармониясендә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖдә эшләүчеләрнең балалары өчен «Искорка» дип исемләнгән 10 нчы үзешчән сәнгать фестивале узган.
Яшь артистларга профессиональ жюри бәя бирде, аның составына халыкара конкурслар лауреаты, вокал буенча педагог Эльвира Сәлахова, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре әгъзасы Радик Сәлимов, телевидение алып баручысы Дмитрий Пивоваров, Җәмгыятьнең социаль үсеше буенча бүлек начальнигы Гөлназ Алтынбаевалар кергән. Конкурс комиссиясен Россиянең атказанган артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова җитәкләгән.
Фестивальдә Җәмгыятьнең 19 структура бүлекчәсеннән 81 бала катнашкан. Традицион рәвештә чыгышлар 4 яшь төркемендә тәкъдим ителгән. Катнашучылар шигырьләр сөйләгәннәр, вокал, хореографиядә, музыка коралларында уйнауда үз көчләрен сынап караганнар.
8-10 яшьлек балалар төркемендә Даниил Бочкарев 2 нче урынны алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев