Казанда беренче ярминкә
9 сентябрьдә республикада көзге ярминкәләр башланды, ә 16 сентябрьдә Яңа Чишмә эшмәкәрләре Казандагы беренче ярминкәдә катнашканнар.
12 сәүдә ноктасы безнең өчен традицион булган урында — башкаланың Яңа Савин районындагы «Бәхетле» гипермаркеты янында оештырылган.
Беренче ярминкәдә Екатерина, Черемухово һәм Петропавел авыл җирлекләре, шулай ук ярминкәләрдә даими катнашучы фермерлар Илгиз Сәлахов, Любовь Госсаметдинова, эшмәкәрләр Гөлназ Галимова, Роза Хәйруллина, Алексей Пищальников, Рафаэль Сөләймановлар актив катнашкан.
Ярминкәдә кош-корт, сыер ите, сөт, бал, яшелчә (бәрәңге, суган, сарымсак, кишер, кабак) һәм бөртек тә сатылган.
Шәһәр халкы арасында барлык продукциягә ихтыяҗ зур булган, сатып алучылар кайберләреннән авыз итеп тә караганнар.
Сәгать уникеләр тирсендә авыл хуҗалыгы продукциясе сатылып беткән, керем 600 мең сумга якын тәшкил иткән.
Яңачишмәлеләрнең ярминкәгә киләсе сәфәре — 30 сентябрьдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев