Казанда һәм Яңа Чишмәдә ярминкәләр
30 октябрьдә безнең район эшмәкәрләре Казан ярминкәсендә катнашканнар, ә ТР Конституциясе көнендә ярминкә Яңа Чишмәдә узачак.
Казанда 15 сәүдә ноктасында 1800 кг сыер ите, 300 кг ат ите, 40 кг сарык ите, 1 тоннага якын яшелчә, 800 кг сөт, шактый гына бал, кош-корт түшкәләре, елга балыклары һәм бөртек сатылган. Керем якынча 1,1 млн. сум тәшкил иткән. Казанга киләсе сәфәр - 13 ноябрьдә.
Яңа Чишмәдә чираттагы ярминкә 6 ноябрьдә узачак. Район халкына һәм кунакларына ит, сөт һәм сөт продукциясе, балык, бөртек һ. б. тәкъдим ителәчәк. Ярминкәдә район үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясаячак.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев