Казанда Шахмай авылының хат ташучыларын бүләкләгәннәр
«ТАТМЕДИА» АҖдә язылу кампаниясенә йомгак ясаганнар һәм иң яхшы хат ташучыларын бүләкләгәннәр.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең район почтальоннары да бар.
Шахмай почта бүлекчәсенең хат ташучылары Гөлзидә Шәрипҗанова һәм Ләйлә Нургатиналар «Татмедиа» АҖнең һәм «Шәхри Казан» газетасы редакциясенең Рәхмәт хатлары, шулай ук истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгән.

Бүләкләрне «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Шәхри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабировлар тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев