Казанда узган семинарда Яңа Чишмәнең көмеш волонтерлары катнашкан
19 июльдә Казанда гражданлык инициативаларын үстерүгә ярдәм итү Үзәгендә «Көмеш волонтерлык - энергияне сак тоту һәм тормыш сыйфаты нигезе» дип аталган республика семинары оештырылган.
Чара СО НКОның алтынчы республика форумы кысаларында узган.
Семинарда район башлыгы В.М. Козлов исеменә язылган чакыру хаты буенча Яңа Чишмә районыннан Михаил Александрович Борисов, Надежда Петровна Панфилова һәм Яңа Чишмә муниципаль районының көмеш волонтерлар җитәкчесе Елена Захарова составындагы делегация дә катнашкан.
Чарага Республика муниципалитетларыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 80нән артык көмеш волонтер җыелган.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының «Молоды душой» Игелек үзәге җитәкчесе Зөлфия Сафина мөрәҗәгать иткән. Ул Татарстанда көмеш волонтерлык үсеше һәм әлеге Үзәкнең ачылышы турында сөйләгән.
Чараның пленар дискуссиясендә шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова, Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин һәм чакырылган кунаклар катнашкан.
Юлия Абдреева билгеләп үткәнчә, бу семинар социаль хезмәт күрсәтү системасына тагын да ныграк кушылып, булган перспективаларны күрергә мөмкинлек бирәчәк: «Сез үзегез өчен ниндидер яңа юнәлешләр күреп, тәҗрибәгез белән уртаклашып, үзегез өчен ниндидер яңалыклар таба алырсыз, дип өметләнәм», - дигән Надежда Абдреева.
Көмеш волонтерлар эшчәнлегенең югары планкасы турында ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сөйләгән:
«Без - яшьләр бүгенгесе көндә яуларга тырышкан үрләр планкасын төшермәгез. Волонтерлык – ул сезнең белән бергә кулга-кул тотынышып үтә торган юл ул һәм күп кенә уңышлы проектлар моңа дәлил булып тора».
Пленар дискуссия кысаларында шулай ук «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе йомгаклары тәкъдир ителгән, Көмеш волонтерлар программаларны гамәлгә ашыру тәҗрибәләре белән уртаклашканнар. «Кызыл канәфер» акциясе йомгаклары буенча көмеш волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырылган.
Аннары эш секцияләрдә дәвам иткән, анда катнашучылар төрле юнәлешләр буенча экспертларга сораулар биргәннәр.
Яңа Чишмә муниципаль районының көмеш волонтерлары район җитәкчелегенә, яшьләр бүлегенә, семинарда катнашу мөмкинлеге һәм Казанга бару өчен транспорт бүлеп бирүләре өчен зур рәхмәт белдергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев