Күчмә пункт – эшли
Район авылларында саклык кассаларының ябылуы халыкта ризасызлык уятты, шул нисбәттән җирле власть органнарына шикаятьләр алынды, район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашу вакытында халык бу хакта да сүз кузгатты. Хәзер халыкка 2555/074 номерлы күчмә касса операцияләре пункты хезмәт күрсәтәчәк. Евгений СТАРОВ
Хәзер күчмә пункт тест режимында эшли башлый, 6 февральдә машина Акъярда сынап каралды, 7 февральдә без Акбүрегә бардык, анда "Рәсәй Саклык банкы" ААҖ-нең 2555 номерлы Чистай бүлекчәсе начальнигы Елена Ткачева белән очрашып, халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа формасы турында сөйләвен үтендек. Ул халыкның кертемнәре 159,3 миллион сум тәшкил итә, физик шәхесләргә 29692 кертем ачылган, 737 пенсионерга хезмәт күрсәтелә, дип билгеләп үтте. Узган ел 44,7 млн. сумлык салым һәм 68,5 мең сумлык коммуналь түләүләр кабул ителгән. Авылларда саклык кассаларының ябылуы авыл кешесе өчен бик зур уңайсызлыклар тудырды. Һәм менә күчмә пункт бу эштә зур ярдәм булачак, күчмә пункт авылларга аена ике мәртәбә чыгачак. Хәзер һәр авылда электр белән туклану кабельләре һәм Интернетка тоташу җайланмасын хәзерләргә кирәк. Машинада кассир урыны җиһазланган, машинаның арткы өлешендә ике клиент сыешлы, алар өчен белешмәлекләр, төрле операцияләр һәм кертемнәр турында брошюралар да куелган. Кассир клиент белән төзелгән банк счетлары килешүе, сумнарда банк кертемнәре килешүе буенча акчаларны кабул итә һәм бирә, клиент йөкләмәсе буенча акча күчерә, шул исәптә штрафлар, салымнар, җыемнар, пошлиналар, коммуналь һәм башка түләүләр буенча да. Күчмә пунктта шулай ук пенсия белән тәэмин итү турындагы килешүләр, халыкка пособиеләр һәм компенсацияләр (РФ законнарына туры китереп) түләү буенча дәүләт программаларын үтәүгә килешүләр буенча түләүләр башкарыла, банклардан алган кредитлар буенча бурычлар һәм алардан файдаланган өчен процентларны түләү хисабына акчалар кабул ителә. Банк счетлары һәм банк кертемнәре килешүләрен төзү мөмкинлеге дә бар. Киләчәктә банк картасыннан акча алырга мөмкинлек бирүче программа да көйләнәчәк. Республика буенча мондый күчмә пунктлар әлегә өч районда гына бар һәм хәзер аларның эшен көйләү белән шөгыльләнәләр. Саклык банкында акчалары (вкладлары) булган һәм аның хезмәтләреннән файдаланырга күнеккән халык өчен хезмәт күрсәтүнең әлеге төре, һичшиксез, файдалы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев