Кечкенә генә Горшково авылында зур яңа ел «шәһәрчеге» төзелгән
Авыл балаларына бәйрәм алды көннәрендә һәм Яңа ел каникулларында күңел ачар өчен урын бар: мәдәният хезмәткәрләре генә түгел, хәтта авыл халкы да әкият шәһәрчекләрен булдыруда иҗади якын килеп, аларны матур итеп бизәргә тырыша, бу кышкы бәрәмнәрне тагын да кызыклырак итә.
Панфиловлар гаиләсе төзегән «шәһәрчек» кар сыннарының күплеге һәм төрлелеге белән аерылып тора, аларның кар «зоопаркында» драконнар, юлбарыслар, куяннар, төлкеләр, ташбакалар һәм башка хайваннар «яши», ә алар арасында кардан әвәләгән Колобок һәм Кар бабай да бар.
Монда фотозона да бар, анда һәркем үзен Кыш бабай урынына куя ала.
Ватсаппта авыл халкының һәм кунакларның шушы матурлык янында ясалган фотосурәтләре «йөри».
Ә кичен бу шәһәрчектә төрле төстәге йөзләгән утлар кабына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев