25 февральдә район үзәгендә Май чабу бәйрәмендә яңачишмәлеләр Кышны озатып, Язны каршы алдылар.
Бу көнне инде традициягә кергән авыл хуҗалыгы ярминкәсе, бушлай коймак белән сыйлау һәм бәйрәм концерты оештырылган иде.
Кайнар чәй, варенье, конфет, печенье һәм башка тәм-томнардан сыгылып торган өстәлләрне Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты һәм район үзәгендәге "Ландыш", "Алтын ачкыч", "Теремок" балалар бакчалары хезмәткәрләре әзерләгән. Кунакчыл палаткалардагы ачык йөзле хуҗабикәләр яныннан узып китү һич тә мөмкин түгел иде. Коймакны да шунда гына пешерделәр, кыскасы, салкынча һавада кайнар коймак бик тә урынлы иде, ул суынырга да өлгермәде.Өстәл тирәсе ярминкәгә килүчеләрдән өзелмәде, шул исәптә дәрестән соң өйләренә кайтучы бала-чага да сыйланды. Бер сүз белән әйткәндә, беркем дә авыз итми калмады.
Ярминкәдә, һәрвакыттагыча, ит, тазә балык (сазан), камыр ризыклары (бөккәннәр, пицца, өчпочмак һ.б.), сөт, каймак, эремчек сатып алырга була иде. Акъяр, Шахмай, Петропавел авыл җирлекләреннән дә сәүдә итәргә килделәр.
Күңел ачу программасына килгәндә, барлык авыл Мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә чыгыш ясады, картингистларның күрсәтмә йөрешләре ямь өстенә ямь булды, балалар өчен хәрәкәтчән уеннар, зурлар өчен гер күтәрүләр дә оештырылган иде.
Үзешчән коллективлар дәртләнеп җырладылар, биеделәр, Яз, Кыш, Кыш Бабай белән әйлән-бәйлән уйнадылар, ә тамашачылар артистларны игътибар белән карап, аларга көч биреп тордылар, бәйрәмнең эффектлы йоласы - Кыш карачкысының дөрләп януын бергәләп күзәттеләр. Көчле җилдә ул тиз арада янып та бетте, димәк, яз да үзен озак көттермәс.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев