«Халык хәтерендә яшәргә тиешләр»: Зирекле музее һәм клуб хезмәткәрләре мемориалларны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр
Җиңү көненә карата районның барлык авыл җирлекләрендә сугыш ветераннары һәм фронтта һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла.
«Авылда Җиңү көненә әзерлек авылны һәм мемориалларны төзекләндерүдән башланды, - дип хәбәр итәләр редакциягә Зирекле авыл клубыннан. - Башта музей һәм клуб хезмәткәрләре җирле зиратны йөреп чыктылар, ташландык һәм исемсез каберләрнең исемлеген төзеделәр, шулай ук һәр каберне фотога төшерделәр. Кайбер ташландык каберләрдә агачлар үскән, табличкалары да юк. Соңгы елларда ветераннарның каберләрен яңарту буенча зур эш алып барыла һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев