Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлеге балаларга автокресло тапшырган
1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне.
"Игътибар-балалар!" профилактик чарасы кысаларында Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның Чирмешән бүлеге белән берлектә күп балалы Ласточкиннар гаиләсенә махсус утырту җайланмасы тапшырганнар. Ласточкиннар гаиләсендә 3 бала үсә. Чара барышында Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А. М. Сатдаров өлкәннәргә балаларны йөрткәндә балалар өчен тотып торучы җайланмаларны куллану һәм автомобиль салонында штаттагы куркынычсызлык каешларын куллану кирәклеге турында искә төшергән һәм куркынычсыз юллар теләгән. Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең инспекторы Р.Р.Шәфигуллин һәм полициянең участок уполномоченные И. М. Хәйруллин балаларга бүләкләр тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев