Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Китапханә белән танышу

«Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Ленино авыл китапханәсенә барганнар.

Китапханә хезмәткәрләре өлкән төркем балаларын китаплар белән таныштырганнар. Балалар китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясаганнар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәчене зур кызыксыну һәм игътибар белән тыңлаганнар. Алар китапларны ничек сайларга, аларны стеллажларга нинди тәртип буенча урнаштырырга, китап белән ничек итеп дөрес эш итәргә, китапханәдә үз-үзеңне ничек тотарга икәнен белгәннәр.

Баланы, ул мәктәпкә укырга кергәнче үк, китап уку белән кызыксындырырга кирәк. Балалар өчен китапханәгә беренче сәяхәт кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булган. Киләчәктә алар даими китап укучылар булырлар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев