Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Көн тәртибендә – җирдән рациональ файдалану һәм милли сәясәтне тормышка ашыру

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 28 нче утырышында җир ресурсларыннан рациональ файдалану, милли сәясәт буенча программаны тормышка ашыруга һәм "Сәләтле балалар" программасына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе төп киңәшчесе Илгизәр Зариповлар катнашты.
Утырыш башланганчы барлык җыелучылар да 9 август көнне вафат булган Совет депутаты, Екатерина АҖ башлыгы Наталья Баранованы хөрмәтләп искә алдылар.
Җирне саклау, анардан рациональ файдалану мәсьәләсе буенча район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады. Районда авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең гомуми мәйданы 106 мең гектар, шул исәптә сөрүлекләр 89,2 мең га. Җирдән төп файдаланучылар - "Кулон" а/ф (31,1 мең га яисә 35 %), "Яңа Чишмә" а/ф (25 мең га яисә 28 %), "Козлова М.И." КФХ (6,4 мең га яисә 7 %), урта фермер хуҗалыклары 1,5 - 4,5 мең га били (барлыгы 22 мең га яисә 25 %), калган мәйдан вак КФХ лар өлешенә туры килә.
Туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыруның төп агротехник чаралары булып минераль һәм органик ашламалар куллану, әче туфракка известь кертү, туфракны төп туңга сөрү юлы белән эшкәртүдә технологияне һәм чәчү әйләнешен үтәү тора.
Гомумән район буенча әлеге чаралар үтәлә, әмма шулай да минераль һәм органик ашламалардан тагы да күбрәк файдалану һәм әче туфракка известь кертү эшен көчәйтергә һәм активлаштырырга кирәк.
- Әле тагын парга калдырылган (сидераль) җирләрдән тагы да киңрәк файдаланырга, ерымнар (чокырлар) һәм коры үзәннәр пәйда булуына юл куймаска кирәк, - дип искәрде Вячеслав Козлов.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк милли сәясәт буенча программаны тормышка ашыруның барышы турында хәбәр итте. Районда 14170 кеше яши, шуның 50,9 % ы руслар, 43,4 %ы - татарлар, 4,1 %ы - чуашлар һәм 1,6 % ы - башка милләт вәкилләре, алар арасында позитив милләтара һәм конфессияара эш алып барулар булдырыла.
Районда рус, татар һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар булдырылган, аралашу телен сайлау һәм файдалану, тәрбияләү, укыту һәм иҗат итү иреге бар. 7 мәктәптә балалар үзләренең татар телендә, 2 мәктәптә - рус һәм татар телендә, 1 мәктәптә - үзләренең туган чуаш телен өйрәнү буенча да белем алалар, шулай ук 7 балалар бакчасында балалар татар телендә тәрбияләнә һәм 1 балалар бакчасында - чуаш телендә. Гомумән район буенча татар балаларын үз телләрендә тәрбияләү һәм өйрәтү 72,4 % тәшкил итә (ТР буенча - 43 %). Әлеге мәсьәләдә уңай динамика күзәтелә.
Күп балалар республика, бөтенрәсәй һәм халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңү яулыйлар, районда традицион төстә әлеге мәсьәләләргә багышланган чаралар үткәрелә (Туган тел көне, Славян мәдәнияте һәм язмалары көне, Белем көне, "Мин татарча сөйләшәм", "Нәүрүз" һ.б.).
Шулай ук "Созвездие - Йолдызлык" фестивальләре, Призывниклар көне үткәрелә, сәламәтләндерү лагерьларында профильле сменалар уза, анда төрле милләт балалары ял итә, вожатыйлар балаларда бер-берсенә хөрмәт, дуслык хисләре һәм сәламәт акыл тәрбияләргә тырышалар.
Ел саен район дәрәҗәсендә дини бәйрәмнәр - "Раштуа", "Корбан бәйрәме", "Покров Пресвятой Богородицы", "Май чабу", "Ураза бәйрәме" һ.б. үткәрелә. Безнең ансамбльләр "Каравон", "Питрау", "Уяв", "Чатыр тауда җыен" һ.б. фестивальләрдә актив катнашалар.
Әлеге юнәлештә барлык бурычларны тормышка ашыру районның имиджын формалаштыра, монда ныклы гражданлык тынычлыгы (татулыгы), халыклар арасында үзара аңлашу һәм килешү хисләре саклана, мәдәни күп төрлелекне саклау өчен уңайлы шартлар булдырыла.
Аннан соң утырышта "Сәләтле балалар" программасын тормышка ашыру барышы турындагы информация белән мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев чыгыш ясады. Районда сәләтле балалар байтак, алар республика һәм бөтенрәсәй дәрәҗәсендә уза торган төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда район данын яклыйлар. Төрле юнәлешләр буенча сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм ярдәм итү буенча эш киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.
Депутатлар норматив - хокукый характердагы тагын берничә мәсьәләне карап тикшерделәр һәм алар буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова үзенең чыгышында Дәүләт Думасы комитетларының эшчәнлеге, аларның нинди закон инициативаларын тикшерүләре һәм тиздән алар буенча законнар кабул итәчәкләре (эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү, балалар сәламәтләндерү учреждениеләренә Роспотребнадзор контроле, социаль мошенниклык проблемалары һ.б.) турында сөйләде.
Ул шулай ук спортны үстерү һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару мәсьәләләренә дә кагылды, Яңа Чишмә районында милли сәясәт, сәләтле балаларга булышлык күрсәтү мәсьәләләренә карата игътибар аз булмавын билгеләп үтте һәм алар делегациясен Мәскәүгә Дәүләт Думасына чакырды.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 28 нче утырышы үз эшен төгәлләде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев